2 ноябрь иртәсендә Азнакай районында булган юл-транспорт фаҗигасе һәм анда зыян күргән егеткә ярдәм турындагы хәбәрдә Ранисның әнисенә «күп көч һәм финанс ярдәм кирәк булачак» дип язылуга игътибар иттем. Шуңа да, бу егетне әнисе генә тәрбиялиме икән әллә, дигән уй булды. Ранисның әнисе Алисә Галиевага да беренче соравым шул иде. «Юк, юк, ул әти-әниле тулы гаиләдә үсә. Ранисның энесе Рамазан бар. Ул хәзер 8нче сыйныфта укый. Ике егет үстерәбез», – диде ул.
Галиевлар гаиләсе Азнакай районы Туйкә авылында яши.