Казан мәктәпләренең берсенең 11 классында укучы яшүсмерне 7 елга хөкем итәргә мөмкиннәр. Ул рус халкы турында кискен сүзләр язуда гаепләнә, дип яза kazanfirst.ru.
Эш Мәскәү районы судында карала. 17 яшьлек Азат (исеме үзгәртелгән) нәфрәт һәм дошманлык уятуда, Россия дәүләт флагын хурлауда гаепләнә.
Тикшерүчеләр версиясе буенча, Азат 2023 елда 109 кеше булган ябык радикаль төркемдә чит исем белән комментарийлар язган. Ул республикада яшәүче башка милләт халкы турында «дуңгызларга караганда күбрәк үлемгә лаек» дип язган.