Татар эстрадасына яңадан кайткан Илнар Сәйфиев соңгы арада үзенең элекке хит-җырларын яңарту белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә җырчы «Талбишек» җырына яңа сулыш биреп, клип төшергән иде. Чират тагын бер популяр җыры – «Сине күрсәм» гә дә килеп җиткән.
«Бу җырны ишеткәч, күпләрегез 2000 нче еллар башына, яшьлегенә әйләнеп кайтыр, минем кебек. Кемдер өчен бу бөтенләй яңа җыр булса, кемдер өчен тулы бер хатирә. Бу җыр астында яшьләр дөбер-шатыр таңга кадәр биегәндә, авыл клубларының агач идәннәреннән күппе тузан чыккандыр, билгесез.