Җырчы Гөлназ Сираева социаль челтәрләргә моңсу да, шатлыклы да булган видео урнаштырды. Аның туган көненә зур бүләк ясап, ерак араларны якын итеп, әтисе Гайсә абый килгән. Якыннары, дуслары җыелган әлеге мәҗлескә таякка таянып булса да инде олы яшьтәге әтисенең килеп җитә алуы Гөлназ өчен зур сөенеч булса да, Гайсә абый зур компаниядә үзен бераз уңайсыз хис итә. Аның телефон камераларыннан читенсенүе дә сизелеп тора.
«Кызым исән-сау булсын, чирләмәсен. Минем өчен иң мөһиме шул. Әйтә дә белмим инде, күп сөйләшмим бит инде мин.