Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрләрдә үзенең концерттан соң башкара торган сәер йоласын күрсәтте. Аның сүзләренчә, бөтен җырчының да үз йола-ышанулары бар. Илсөя исә, концерт тәмамлану белән үк, иелеп, сәхнә идәненә кулын куя икән.
«Кемдер концертка кадәр фотога төшми. Кемдер концерт алдыннан төкереп килә. Әллә нинди сәер әйберләр эшләүчеләр бар.
Минеке сәхнәгә чыкканнан бирле шушы. Бу вакытта мин күңелемнән: «Мине ашатучы тамашачылар исән-сау була күрсеннәр. Рәхмәт, сәхнә, мин сиңа кайтам әле, җылымны сакла», – дип әйтәм.