Раяз Фасыйхов Себер якларына чыгышлар ясарга барганда, «МИ-8» вертолеты белән идарә итүче пилотның татар булуына сөенгән.
«Шундый матур җирләрне кайчан да булса күрербез дип уйладыкмы икән, уйламадыкмы икән. Әмма иң мөһиме: пилотыбыз татар абзые Рәмис абый булып чыкты. «МИ-8» вертолетында очып килдек. Пилот очраклы рәвештә генә Казанныкы булып чыкты. Менә егетләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп торабыз. Арабызда бер башкорт, ул да татарча сөйләшергә тырыша», – дип таныштыра ул пилот белән.