– Пандемия сезнең бизнеска нык тәэсир итте: 2021 ел ахырында кош гриппы аркасында сезнең бытбылдык фермагызны ябалар, бөтен кошларны һәм мөлкәтегезне яндырырга туры килә. Авыруны кайдан йоктырулары билгеле булдымы?
– Әлегә кадәр конкрет сәбәбе юк. Тиешле лаборатор тикшеренүләр дә уздырып тормыйча, тоттылар да яптылар. 9 ел дәвамында без мөмкин булган кадәр үстек. Бәлки дә, без бизнес тармагында көчлерәк партнерлар булганбыздыр. Без моны үзебез дә соңыннан аңладык. Ул ел, дөресен генә әйткәндә...