Тәтеш районындагы алдынгы хуҗалыкларның берсе – «Нур» агрофирмасы. Райондагы бердәнбер сыер саву роботлары шушы хуҗалыкта.
Хуҗалык өч авылны берләштерә, анда барлыгы 60 тирәсе кеше эшли. Шушы төбәктә яшәүче кеше буларак әйтә алам, биредә күңеле белән авыл хуҗалыгына бирелгән эшчеләр хезмәт итә. Агрофирмада барлыгы 3 сөтчелек комплексы бар. Шуларның берсендә 4 робот «сыер савучы» урнаштырылган. Роботлы фермада 2 оператор булса, калган икесендә барлыгы 10 сыер савучы, аларның һәрберсенең карамагында 45 сыер.