Табиб-невролог Юлия Валуйская инсульт авыруының «яшәрүе» сәбәбен аңлата. Инсульт – баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу, ул еш кына пациентның инвалид калуына китерә. Бу турыда «Газета.ру» яза.
Табиб сүзләренчә, инсульт «яшәрә». Моңа күп факторлар йогынты ясый. Мәсәлән, туклану сыйфаты (фастфуд ашау, каян килгәне дә билгеле булмаган БАДлар куллану, күп итеп шикәр ашау, синтетик, ясалма һәм генлы модификацияләнгән ризык күплеге), интоксикация (тәмәке тарту, хәмер эчү, наркотиклар куллану)...