Иң башта шушы авылда яшәүчеләрнең җан ярасын дәлилләгән сүзләргә тукталып үтсәк, дөрес булыр.
Ачыктан-ачык зарлы хат
«Төлкеләр чыннан да зур проблемага әйләнеп бара. Безнең Буа районының Каенлык авылына бер төлке ияләшкән. Әллә ничә хуҗалыкка кереп тавыкларны ташып бетерде. Берәүнең 15, икенченең 9, өченченең 5 тавыгын урлады урман карагы... Шулай итеп барлык хуҗалыкта диярлек кунак булып чыккан. Шәхсән безнең әниләрнең 6 тавыгын һәм 1 әтәчен 2 көндә ташып бетергән. Башта барын да үтерә, аннан 2-3 көн ташый.