Бу көннәрдә Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның 36нчы сезон концертлары бара. Ләкин мондый тамашалар вакытында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыга шул. Җырчының кичәге концертында, техник төзексезлек аркасында, экрандагы тавыш туктап калган. Бу хакта социаль челтәрдә Салават Зәкиевичның концертын карарга килгән җырчы Гөлназ Шәрипҗанова яза.
«Концерт башында ук техник кыенлыклар килеп чыкты. Бар кеше дулкынлана. 7-10 минут тавышсыз утырдык. Бөтен кеше кул чаба башлады.