Мәрхүм Марат Газизов – туйлар, мәҗлесләрне күңелле итеп алып баручы «Арча Шамкае» соңгы туйны Мамадышта уздырган. Мамадыш районының Дүсмәт авылы яшьләре – Регина һәм Николай Козловлар гаиләләрендәге иң җаваплы бәйрәмне алып баруны «Арча Шамкае»на тапшырган булган.
Яшьләр сүзләренчә, Марат Газизов энергетикасы, җиңеллеге, шуклыгы белән бик тиз арада үзенә җәлеп иткән. Яшь гаилә аның вафаты турында ишеткәннән соң шок хәлендә. «Туебызда биеп, җырлап, очып кына йөрде», – ди яшь килен Регина Козлова.