«Арча Шамкае» буларак танылган Марат Газизовның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. Аңа инсульт булганлыгы билгеле, аңсыз килеш Казанга, МКДЦда алып килгәннәр. Якыннары операциядән соң тернәкләнер дип өметләнгәннәр.
«Арча Шамкае» Марат Газизов вафат
Марат Газизов туйлар һәм мәҗлесләрне бик тә күңелле итеп алып баручы буларак билгеле. Ул соңгы туен әле күптән түгел генә – 27 июль көнне уздырган булса кирәк. Бу мәҗлеснең күренешләрен социаль челтәрдә урнаштырганнар.