Кайбер үсемлекләр өйнең нигезен җимерергә мөмкин. Шәхси йорт хуҗаларына фундамент янына утыртырга ярамый торган агачлар турында белеп тору хәерле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Шомырт – аның тамырлары зур, төрле якка 10 метрга кадәр таралырга мөмкин. Һәм фундамент шомырт тамырына киртә түгел.
Өй янына кура җиләге һәм кара бөрлегән утыртырга уйласагыз, нигез янын казып, металл такталар яки шифер куегыз. Бу кура җиләге белән бөрлегән тамырына койма булыр.
Сырганак тамырлары бик тиз тарала...