КФУ химигы банкалар кабармасын һәм ботулизм булмасын өчен, кыяр тозлауның яхшы ысулын әйткән. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
КФУның Бутлеров исемендәге Химия институты аналитик химия кафедрасы профессор-консультанты Герман Будников кыяр маринадлауны химия ягыннан карап аңлаткан.
Консервланган ризыклар ботулотоксин учагы булырга мөмкин. Шуңа күрә кухняда бар да чиста, куллар һәм ризыклар яхшылап юылган булырга тиеш. Мәсәлән кыяр ботагындагы туфрак банкага әләксә, ботулизм токсиннары барлыкка килү ихтималы зур була.