Җырчы Гөлназ Асаевага «Туган тел» телеканалының «Сер итеп кенә» тапшыруында гаиләсе турында бераз урынсыз сорау биргәннәр.
«Чын дөресен әйт әле, кайсы әтиеңне ныграк яратасың?» – дигән аңа алып баручы.
Андый сорау булырга мөмкин түгел, – дип каршы төшкән Гөлназ Асаева. – Аларның берсе мине якты дөньяга китерде, шуның өчен мин аңа зур рәхмәтлемен. Икенчесе мине үз кызыдай якын итеп карап үстерде. Мин аларны берничек тә аера алмыйм. Алар икесе дә минем өчен кадерле, – дигән ул.
...