Мәрхүм кешенең кредиткасы аркасында туганнарын хөкем итүләре ихтимал. Үлгән туганыңа рәсмиләштерелгән кредит картасы белән түләүнең куркынычы турында юрист Алексей Бабин сөйләгән. Бу турыда «АиФ» яза.
«Мирас алгач, кешеләр мәрхүмнең милеген тулысынча кулланырга ярый дип белә. Ләкин бу гел алай түгел. Мисал – Магнитогорскида 33 яшьлек хатын, атасы үлгәч, ярты ел дәвамында аның кредиткасын куллана. Ул бу карта буенча 200дән артык операция башкара, 280 мең сум чамасы акча тота. Хәзер аны урлауда гаеплиләр.