Күптән түгел Иркә социаль челтәрләрдә фәлсәфи пост урнаштырган иде.
«Мин һәр чыгышым алдыннан репетиция ясыйм. Әлбәттә, мин үземнең һәр чыгышымны тирәнтен уйлыйм һәм аңа җитди әзерләнәм.
Әлеге репетиция вакытында миңа бер аңлау килде. Чынбарлыкта да безнең тормыш, безнең эш-гамәлләребез – репетиция бит. Кайвакыт без, үзебез дә аңламыйча, бу тормышыбыздагы төп гамәл дип уйлап, үзебезне тагын да катлаулырак, акыллырак гамәлләргә әзерлибез. Вакытлар узу белән генә моның репетиция булуын аңлыйбыз.