Айдар Тимербаев хатыны белән бәхәсләшкән һәм полиция хезмәткәрләре өчен тулы бер спектакль куйган. Әле ярый шаяртуларны аңлый торган хезмәткәрләр туры килгән үзенә, югыйсә, андый уеннардан уймак чыгып куюы да бар.
«Кичә авылдан Казанга килгәндә, трассага чыга торган урында ГАИлар торганны белдек. Машиналар «күз кысып» әйтеп киттеләр. Алар янына килеп җитәргә бер ярты чакрым калдымы икән, Гөлнарага әйтәм: «Хәзер без кире борылып китсәк, болар безнең арттан киләчәкләр», – дим. «Наверное», – ди.