Мөслимә блогер, 4 бала әнисе Эльза Зигантдинованы (Elza Zaza) каенанасы белән кызыклы видеолар буенча, дини чараларны оештыруда катнашучы һәм мәрҗәннән кечкенә сумкалар үрүче буларак беләләр. Блогер ханым бишенче баласын көтә. Шул уңайдан ул шаян видео да урнаштырган. Ул видеога «гаилә бәхетенең сере» дип тә язган.
Ул мәрҗәннән хатын-кызлар өчен эчке кием үрә башлаган, бишенче тапкыр йөккә узуын да шуңа бәйли. Шушы эчке кием белән эштән соң туры өйләренә кайтмаган ирләрне ашыктырып булуга ишарә ясаган.