Алып баручы Айрат Ильясовка Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең «Салават авылы» йортында композитор Фирзәр Мортазинга багышланган урынны күрсәткән.
Биредә Фирзәр Мортазинның бөтен әйбере дә гадәттәге әйберләргә караганда артык зур булулары белән аерылып тора.
«Бер кешечә ашый белми ул! Аны бөтен әйбере зур булырга тиеш. Зур кружка белән чәй эчә. Монысы рюмкасы, монысы стаканы, монысы зубочисткасы, ашый торган чәнечке, пычаклары, табагы», - дип рәхәтләнеп көлдергән ул үзенең кунагын...