Җырчы Гөлназ Сираева әтисенең ялгыз яшәвенә эче пошып, социаль челтәрдәге дусларына эчен бушаткан. Барысы да җырчының, авылга кайткач, аш бүлмәсендә үлгән тычкан табып алуыннан башланган.
«Кичә чак кына аңымны югалтмадым. Менә шуның өчен мин авылны яратмыйм да инде. Аш бүлмәсендә ята...
Монда иртәгәгә кадәр калырга уйлаган идем. Күргәннәремнән соң, булдыра алмам. Ашый да, эчә дә алмыйм, мин бик җирәнәм.
Әгәр дә кем дә булса минем тормышны Бали, Дубай, диңгез-океаннар гына дип уйласа, ялгыша.