«Казан егетләре» төркеменең «Казан кызы» җыры һәм клибы музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
Яңа җырның сүзләрен шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, ә көен «Казан егетләре» солисты Айдар Әгъләмов иҗат иткән.
«Шигырьне махсус алар өчен яздым. «Казан егетләре» бар икән, «Казан кызы» да булсын әле, дип. Андый уй апамның кызы белән сөйләшкән вакытта килде. Фотолар карап утырганда, аңа: «Сиңа Казан килешә!» – дидем дә бераздан: «Бу бит яңа җырның бер юлы», – дип өстәп куйдым. «Син сөюдән чибәр» җырын да шул сеңлемә багышлаган идем.