Тешләрне вакытында дәваламасаң, пневмония белән авырып китәргә була. Бу турыда стоматолог Мария Дегтяревага сылтама белән «АиФ» яза.
Табиб сүзләренчә, кариесны бактерияләр китереп чыгара. Алар авызда үрчи, бөтен организмга таралырга, шул исәптән сулыш юлларына да китәргә мөмкин.
«Авыз куышлыгындагы инфекция дәваланмаса, бактерияләр сулыш юллары буйлап аска төшеп китә, үпкәләргә җитеп, җитди респиратор авырулар, хәтта пневмония китереп чыгарырга мөмкин», – ди Мария Дегтярева.
Аның сүзләренчә...