Сиринә Зәйнетдинованың концерт директоры Айзилә Вәлиева игезәк уллары Рамил белән Камилне армия хезмәтенә озаткан.
«Минем улларым хезмәт итәргә китте. Үскәннәрен сизми дә калдым. «Бер ел гына бит», – дисәләр дә, еламыйча түзә алмыйм. Мин бит аларны кулларымда күтәреп йөрттем, сакладым, якладым. Ә хәзер алар нинди көчле, әнә Россия флагы белән китеп баралар. Горурланам», – дип язган иде ул социаль челтәрләрдә, улларының хәрби машинада китеп барган видеоларын куеп.
Бу ялларда Айзилә Вәлиева улларының хәлен белешергә барган.