Үзәк банк төп ставканы тагын күтәрергә тели. Хәзер ул 16 процент тәшкил итә, әмма төп ставканы 17 процентка яки хәтта 18 процентка кадәр арттыру турында фикер алышырга җыеналар. Бу темага утырыш 26 июльгә билгеләнгән инде.
Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Заботкин белдергәнчә, илгә кырыс акча-кредит сәясәте кирәк. Ә төп ставканы арттыру инфляцияне 2025 елда 4 процент дәрәҗәсендә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Һәрхәлдә, Үзәк банкта шуңа өметләнәләр.
Искәртеп үтик, 1 июльдән Россиядә ташламалы кредит (8%) бирми башладылар.