Сиринә Зәйнетдинованың гаиләсе, якыннары бик зур хәсрәт кичерә. Аның бертуган сеңлесе Гөлинәнең тормыш иптәше махсус операциядә һәлак булган.
Кайгылы хәбәрне җырчы социаль челтәрләрдә җиткерде. «Рөстәм кияү, кем белгән соңгы очрашуыбыз булыр дип. И-и, белсәң иде ничек җибәрәсем килмәде үзеңне…
Сеңлемә, Рөстәмнең якыннарына Ходай күркәм сабырлыклар бирсен», – дип яза ул.
Җиңү бәйрәме алдыннан Сиринә Зәйнетдинова кияүләренең инде 12 декабрьдән бирле хәбәре булмауны әйткән иде.