Первоуральск шәһәре янындагы Кузино бистәсендә яшәүче 35 яшьлек Кристина А.ны ире ут төртеп яндырып үтерә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Кристинаны үтерүдә ире Александрны гаеплиләр. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 28 июньдә ир хатынына янучан сыеклык сибә һәм ут төртә. Бу вакытта 49 яшьлек Александр исерек була. Ул көнчелектән ярсый. Имгәнгән хатынны реанимациягә салалар, аның тәненең 80 проценты пешкән. 1 июльдә Кристина үлә.
Фаҗига шәхси йорт ишегалдында була.