Элек Элвин Грей төркемендә эшләгән, әмма бик яшьли арабыздан киткән музыкант Артур Кусимовның бүген туган көне. Интернет киңлекләрендә музыкантны дуслары һәм танышлары искә ала.
«Күкләрдәге туган көнең белән, фәрештәбез Кусимка!» – дип язган җырчы Элвин Грей элек үзенең лейблында эшләгән музыкант турында.
Артур Кусимов – 2015 елдан алып Элвин Грей белән хезмәттәшлек итте. Ул – аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы. Билгесез сәбәпләр аркасында...