Җырчы, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина һәм аны тормыш иптәше, композитор, кинопродюсер Марат Әхмәтшиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Аларның уртанчы уллары Фәрхад, имтиханнарны уңышлы тапшырып, 11нче сыйныфны тәмамлаган.
«Әле кичә генә сине кечкенә кулларыңнан җитәкләп 1нче сыйныфка илткән идем. Инде алдымда харизмалы, үзгә характерлы, буй җиткән егет басып тора. Фәрхәд улым, һәр туар көн сиңа яңа ачышлар һәм шатлыклы мизгелләр алып килсен. Үз-үзеңә ышан, максатларыңа куркыкмыйча, ныклы адымнар белән бар.