Ришат Төхвәтуллин туган авылында – Башкортстанның Карамалы-Гобәй авылында июль аенда җәйге концерт уздырачак. Бу концертның түләүле булуын кайберәүләр аңлап бетермәгән. Бу хакта артистның үзенә дә язганнар.
Ришат, сез туган авылыгызда уздыра торган концертны түләүле итәсезме? Сезнең үзегезнекеләр үк гаепләмиме? – дип язган бер тамашачысы Төхвәтуллинга.
Нәрсә өчен? Бу – хәйрия концерты. Җыелган акча авылга ярдәмгә һәм авыру балаларга тотылачак, – дип җавап биргән бу сорауга җырчы.