Илсөя Бәдретдинованы Кытайда казах кешеләре үзбәк хатынына охшаткан. Ә Илсөя Бәдретдинова төркеме администраторы Гүзәл Карамиеваны татарга охшаталар.
«Казах кардәшләрне очраттык әле. Татарларны «шустрый» диләр. Әле кичә генә Индира Гандига охшатканнар иде. Бу Бәдретдинованы кайда гына барма, я гарәп, я әрмән, я грек хатын-кызына охшаталар», – ди Гүзәл үзе, күңелле видеосын күрсәтеп.
Видеода Илсөя Бәдретдинова казахлар белән сөйләшеп бара. Үзен казах хатын-кызына охшаганмы икәнен сорый.