Ренат Шаһабиев — штурмлау ротасы фельдшеры. Март аенда махсус хәрби операция зонасында яраланган иптәшен алып чыккан вакытта хәрбинең үзенә дә ядрә кыйпылчыгы тия. Ренатның үпкәсенә зыян килә, кабыргалары арасына ядрә кыйпылчыклары эләгә. Госпитальдә берникадәр вакыт дәваланганнан соң, ул кабат иптәшләренә кушыла.
Ренат балачактан табиб булырга хыяллана. 9 сыйныфтан соң укуын әлеге юнәлештә дәвам итәргә теләсә дә, гомер буе медицина өлкәсендә хезмәт куйган әнисе, катлаулы һәм җаваплы һөнәр дип, улының теләгенә каршы төшә.