Башкортстанның Күгәрчен районында яшәүче 18 яшьлек егеткә карата суд хөкем карары чыгарды. Бу турыда «Башинформ» яза.
Ул 2023 елның 13 июлендә машина рулендә була һәм авария ясый. Бу вакытта аңа 17 яшь була. Дусты – «Лада Приора» машинасы хуҗасы – аңа машина руле артына утырырга рөхсәт итә. Егетләр төнлә клубтан кайтып килә, алар наркотиклар һәм алкоголь кулланган.
Воскресенское авылында яктыртылмаган юлда руль артында утыручы егет тизлекне бик каты арттыра һәм юл кырыеннан бара торган кызны бәрдерә.