● ● ● – Без – атлар, – ди ат ишәккә, – йорт хайваннары арасында иң игелекле кавем. Без кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтәбез, ял сәгатьләрендә тормышларын бизибез.
– Бәлки, шулайдыр да, – дип җавап бирә ишәк. – Әмма вакыт узу белән сезне машиналар кысрыклап чыгарачак, һәм сезне искә генә алачаклар. Ә менә ишәкләрнең мәңге бетәсе юк.
● ● ● Табиб авыруны җентекләп караганнан соң әйтеп куя:
– Сезгә үзегезне бик сакларга кирәк. Эчмәскә, тартмаска, артык дулкынланмаска.
– Хатынымны кочакларга ярыймы соң?