18 июнь көнне Сарысаз-Тәкермән авылында көчле яшен булган. Сызылып-сызылып яшьнәгән. «Яшен сукканы тәрәзәдән күренде. Йортка тияр дип уйламаган да идем. Төтен трубасыннан кердеме икән инде, белмим дә. Ул көнне күрше-тирәләрнең телевизорларына яшен суккан, миңа иң көчлесе эләкте инде», - дип сөйли башлады Резилә апа.
Бу хәл көндезге өченче яртыларда булган. Яңгыр башланыр алдыннан Резилә апа юып куйган келәмне алып кереп куйган да ятып торган.
10 минутлап ятып тордым да «шытырт» иткән тавыш булды.