Раяз Фасихов һәм Артур Исламов «Иң моңлы җырчы» темасына интервью бирә. Бу видео «Татарлар Онлайн» ютуб-каналына куелган.
- Татар эстрадасының иң моңлы җырчысы? – дип сорагач, Раяз:
- Раяз Фасихов, – дип җавап бирә.
- Иң моңсыз җырчысы?
- Татарда моңсыз җырчы юк, – ди Артур Исламов.
- Бар ул, әйтергә ярамый, – ди Раяз Фасихов.
- Татар эстрадасының иң чибәр хатын-кызы, – дигән сорауга егетләр икесе дә аптырашта кала.
- Аида Гарифуллина, Алсу, – дип саный Раяз.