Бүген Чаллыда табиб, 67 яшьлек Рушания Сәгъдиеваны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме «Тәүбә» мәчете янында узды дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» журналисты Зөлфия Галим.
Чаллы табибын шимбә иртәсендә элекке ире атып үтерә. Ул кулына торт тотып һәм гитара чехолына салып ау мылтыгы алып керә, ата башлый. Кызын яралый, ул урамга чыгып йөгерә. Ир элекке хатынын атып үтерә һәм үзенә кул сала. Өйдә аларның бәләкәй оныклары да булган.
Рушания Сәгъдиева 40 елдан артык төрле сырхауханәләрдә терапевт булып эшли...