13 июнь көнне Минзәлә районы Бикбау авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган 35 яшьлек Марданов Радик Рафил улын җирләгәннәр. Бу хакта Бикбау мәдәният йортының аккаунтында хәбәр ителә. «Ике ел буе кайнар нокталарда булган Радик күп кенә егетләрнең гомерләрен саклап калган. 7 июнь көнендә курку белмәс батыр егетебез дошман кулыннан һәлак булды. Хәрби операциядә катнашып, илебезнең якты киләчәге хакына үзләренең гомерләрен биргән егетләр илебезнең, районның патриоты, герой булып мәңгелеккә күңелләребезгә кереп калыр.