Алматы шәһәреннән кайгылы хәбәр килде: озак авырудан соң казакъ һәм татар халыкларының күренекле улы, сәясәтче, әдәбиятчы, дипломат Морат Әүезов вафат булган...
Морат Әүэзовның эшчәнлеге без күзаллаган тар кысаларга гына сыймый. Киң колачлы, киң кырлы, киң карашлы шәхес иде ул. Шуңамы аның турындагы язмаларда алман теленнән кергән культуртрегер дигән атаманы да очратканым бар. Ягъни мәдәният иясе, мәдәниятне халыкка таратучы. Әлеге төшенчәне туры һәм җитди мәгънәдә кабул иткәндә, бу атама Морат әкәгә туры килә дә кебек...