Педагог һәм 6 бала анасы
Гөлнара Яңа Чишмә районындагы бер авыл мәктәбендә 20 елдан артык педагог булып эшли. Хезмәт юлын китапханәче вазифасында башлаган була. Җаваплы эшеннән тыш, Гөлнараның 6 баласы – 5 улы һәм 1 кызы бар.
Гөлнара үзе хәрби гаиләсендә үсә. Балачагында әтисен командировкалардан көтеп алган булса, хәзер махсус хәрби операциядәге ирен һәм улларын көтә. Аларның өчесе дә фронтка үз теләкләре белән киткән.
«Махсус хәрби операциядә олы һәм дүртенче улым хезмәт итә.