Америка Кушма Штатларының Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче, «Ямьле» төркеменең элекке солисты, җырчы Гөлназ Батталова социаль челтәрдә кызы Эмма белән ял иткәнен видеога төшереп керткән.
– Һава суларга киттек әле. Чөнки минем түземлегем бетте. Эммага уйнарга да, ятып торырга да, ял итәргә дә, ашарга да… Гомумән, берни дә ошамый. Хәзер мин [лимон кебек] сыгылган. Россиягә кайтуны түземсезлек белән көтәм, ул вакытта ял итә алыр идем, баланы әбиләренә тапшырып торыр идем, – ди баласын аскан Гөлназ.