Эксперт кунакханә номерында яшерен камералар күзәтүеннән саклану өчен киңәшләр бирә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Хәзерге смартфоннарда теләсә нинди камераны сканерлый торган җайланмалар була, ди ул. Ләкин аларга һәрвакытта да ышанып бетәргә ярамый.
«Кушымталар бөтен чагылуларны тикшерә, шуңа күрә алар хаталанып, «камера бар» дип күрсәтергә мөмкин, чынлыкта исә бу пыяла яки башка өслектән чагылыш кына була», – ди белгеч.
Шуңа күрә ул күзәтү камерасын куллар белән эзләп чыгарга киңәш итә.