Блогер Рәфис Атаказ Сабадагы мәктәп бәдрәфендәге ишекләргә бәйле купкан гауга хакында фикерен белдерде.
«Бу күренеш турында миңа язып җибәргәннәр. Күрдем, аңа чаклы бер таныш блогерым да куйган иде.
Ишекләрне кискәннән бернинди файда юктыр, дим. Моны инде, әлбәттә, укытучылар да, укучылар да уйлап чыгармаган. Бу – каяндыр «өстән» билгеләнгән йөкләмә. Аны инде кисеп тормаска, ишеген тибеп кенә ватарга иде. Яки класска биотуалет куярга иде, өсте каплана торган чиләк бар бит әле. Шуңа сисәләр дә ярый иде.