Хакасиядә күп балалы ир-ат хатыны тудырган сабыйны вәхшиләрчә үтергән һәм ишегалдында күмеп куйган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Әле вакыйга 8 ел элек Табат авылында булган. Ир-атны, үзенең яңа туган кызын үтерүдә шикләнеп, быел кулга алганнар. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, ир-ат сабыйны мичкә бәреп үтергән.
Тикшерү версиясе буенча, 2016 елның 1 маеннан 31 июленә кадәр (баланың кайчан туганын ир-ат үзе дә, баланың анасы да төгәл хәтерләми) аралыкта хатын өйдә бала таба.