Травматолог-ортопед Константин Терновой Sputnik радиосына интервьюда бармаклар яки муен шартлату гадәтенең зыяны турында аңлата. Әлеге гадәт буыннарны вакытыннан алда «пенсиягә озату» дип атый.
«Шартлаткалап» алырга яратучылар үз сәламәтлегенә зыян китерә.
«Күпләр бармаклары яки муенын шартлатырга ярата. Бу, нигездә, кул чуклары яки муендагы мускуллар көчәнеше белән бәйле, шуңа күрә шартлатасы килә. Кешеләр даими рәвештә көненә 20-30 тапкыр шулай эшләсә, бу – хәрәкәт неврозы кебек.