Җырчы Ильмира Нәгыймова Төркиядәге ялыннан матур видео-фотолар куйган һәм күңелендәгесен язылучылары белән бүлешкән.
«Күңелемә җыелган белән бүлешәсем килә. Мине күпләр күрәлмый, якыннар һәм яратканнар «сата», көнләшә. Ә мин бернигә карамастан бары тик алга барам. Сез белмәгән фактлар белән бүлешәсем килә. Мактанмыйм!
- Мин әти-әнине тәэмин итеп торам.
- Аларга йорт төзим.
- Минем ипотекам бар, мин аны аннары түләрмен дип калдырып киләм.
- Гашыйк булган идем...