Гүзәл Уразова үзенең бертуган сеңлесе Гөлназ һәм энесе Раушан белән фотога төшкән. «Охшаганбызмы?» – дип кызыксына җырчы үзенең «подписчик»ларыннан.
«Кичә очраклы рәвештә күрештек тә: «Әйдә фотога төшик әле, миндә бер нормальный фото юк сезнең белән төшкән», – дим. Көлештек.
Бер Казанда яшәп, очрашырга вакыт юк. Сездә дә шулаймы ул? Аптырап беттек, фотога төшәргә оялалар. Лайклар жәлләмәгез әле үзләренә. Раушан безнең гел кечкенә иде. Бу бала үсәр микән, дип борчыла идек. Хәзер без аның янында «метр с кепкой»...