Теләчедә яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинова һәм аның ире Нияз Саба гимназиясе бәдрәфендәге кыска ишекләр турында үз фикерләрен белдерде. Алар, бу теманы киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк, дигән фикердә.
«Миңа иртә белән шок булды. Мин гаделсезлекне һәм мәгънәсезлекне күтәрә алмыйм. Саба кешеләре статусында кичә ОГЭ булган гимназия бәдрәфе ишегенең яртысы кисеп алынган фотоларны күрдем. Бәдрәфтәге баланың өске ягы күренә, аскы ягы капланган. Имтиханда утырган баланың «тышка чыгасы» килә икән, кече йомышмы, олысымы – мөһим түгел.