Җырчы Рафис Кәлимуллин Төмәндәге концерттан соң Казанга кайта алмыйча калган. Җырчыны, паспортын кунакханәдә онытып калдыру сәбәпле, поездга утыртмаганнар.
«Бик кызык хәлгә очрадым әле мин. Паспортымның юк икәнлеген белмәгән идем. Һәм мине поездга утыртмадылар. Бөтен артистлар кайтып киттеләр, ә мин Себердә, Төмәндә басып калдым», – дип хәбәргә чыкты Рәфис Кәлимуллин.
Кая барсын инде, иртәнгә сәгать 5кә башка поездга билет алып, артистка үзләре концерт куйган мәдәният йортына юл тотарга туры килгән.